Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих фәне һәм пропаганда. Татар тарихчысы Юлай Шамиоглу белән әңгәмә


Юлай Шамилуглы
Юлай Шамилуглы

Галим Юлай Шамилоглы белән тарихи хәтер, тарихи сәясәт, ирекле фикер, репрессияләргә карата җәмәгатьчелек мөнәсәбәте турында сөйләштек.

2022 елдан башлап Русиядә сәяси һәм идеологик контроль көчәя, тарихка яңача – дәүләт теләгәнчә – карау күзәтелә. Сугыш темасына альтернатив карашлар тыела, репрессияләрне, Сталин чоры сәясәтен тәнкыйтьләүләр чикләнә. Сталинга Татарстан белән Башкортстанда һәйкәлләр кую күренеше бар. Мәсәлән, әле майда гына Бүздәк районы Әмир авылында аңа бюст куелды. Июнь ахырында аңа кызыл буяу сиптереп, каршы чыгучылар да булды.

Русия президенты Владимир Путин инаугурациядән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Әлеге фәрманга бер ел узды.

Бу шартларда тарихи хәтер, милли азчылыкларның үткәнен өйрәнү, хәтта шәхси фикер әйтү дә зур кыенлыклар тудыра. Галимнәр, шул исәптән чит илләрдә яшәүче белгечләр дә, бу процессларны читтән күзәтә. Бу әңгәмәдә галим Юлай Шамилоглы белән тарихи хәтер, тарихи сәясәт, ирекле фикер, репрессияләргә карата җәмәгатьчелек мөнәсәбәте турында сөйләштек.

Юлай Шамилоглы – галим, тюркология өлкәсендә танылган белгеч. Татар мөһаҗире гаиләсендә туа. Әнисе Пенза өлкәсеннән, әтисе Башкортстанның Чакмагыш районыннан. Октябрь инкыйлабыннан соң әнисенең гаиләсе Кытай, аннан Төркиягә һиҗрәт кыла. Әтисе Германия һәм Төркиядә яши. 1952 елда өйләнешкәннән соң яңа гаилә Америкага күчеп китә.

Юлай Шамилоглы төрки телләр, аларның мәдәниятен өйрәнә, Русия империясе һәм Госманлы хәлифәтендәге яңарыш хәрәкәтләрен тикшерә. 1980нче еллар ахырыннан Алтын Урда тарихында чума авыруының ролен өйрәнә.

1983-1989 елларда Индиана университетында белем бирә.

1989-2017 - Висконсин-Мэдисон университеты профессоры. Төрки дөнья һәм Урта Азия тикшернүләре алып бара.

2003-2017 - Америка төрки телләр укытучылары берләшмәсе президенты.

2011-2017 - Висконсин-Мэдисон университеты Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш тикшеренүләре програмы рәисе. Үзәк Евразия җәйге институтын җитәкли.

2017 елдан Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры. Казакъ теле һәм төрки тикшеренүләр кафедрасы мөдире.

— Русиядәге соңгы еллардагы вазгыятькә күз салсак, күп хәрәкәтләр, шул исәптән чит дәүләтләрне басып алу, бу адымны аклау тарихка нигезләнеп башкарыла. Тарих фәне идеологиягә җигелде, сәясәт колына әверелде. Сез озак еллар дәвамында профессиональ дәрәҗәдә тарих фәне белән шөгыльләнәсез, бу күренешне ничек бәялисез?

— Кызганычка, без — бу күренешнең шаһитләре. Русиядәге хәлләрне җентекле өйрәнәм дип әйтә алмыйм, әмма күзәтәм. Күңелсез хәлләр. Русия Украинага һөҗүм башлагач та тарихның сәясәт коралы икәнен һәркем аңлады бугай. Русия хакимияте тарихны үз ягына борып эш итүе моңа кадәр дә бар иде, әмма артык кычкырып әйтелми иде миңа калса. Кытыклап алына иде, әмма аннан ары кителмәгән иде.

Русия империясенең өстенлек итүе, хаклы булуын аңлату булды, колонизатор булуын сөйләмәде, танымады, киресенчә, Русия сәясәтчеләре тарихны үз ягына борып, башкаларга цивилизация китергәнен алга сөрде.

Путин Казакъстанга да, мәсәлән, казакъларга дәүләтчелекне без бирдек дип сөйләде. Казакъстанда, шөкер, бу ниндидер этәргеч бирде, 2017 елдан бирле казакъларның тарихын өйрәнү өчен махсус дәүләт програмы булдырылды, әлеге президент Касыйм-Җомарт Токаев күрсәтмәсе белән Алтын Урда чоры җентекле өйрәнелә башлады. Миңа калса, бу Русиянең сәясәтенә каршы торырга әзерлек. Русия казакъларның да, башка халыкларның тарихын кимсетергә генә әзер тора, алар булмаган, дәүләт тотарга хокуклары юк дигән фикерне тагарга гына тора. Балтыйк илләренә дә пычрак атыла. Русия тамырдан үзгәртергә тели тарихын, башкаларның тарихи хокукларын кимсетә.

— Тарихның идеология коралына әверелүе тарих фәненә ничек тәэсир итә ала?

— Күңелсез һәм катлаулы мәсьәлә. Төрле хәлләр булуы мөмкин. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорын өйрәнгәндә мин стереотиплардан арынырга тырыштым, һәрвакыт теге яки бу күренешкә, тарихи вакыйгага яңа күзлек белән карау мөһим. Фикер төрлелеге кирәк. Карамзин кебек татарларны "паразитлар" кебек тасвирлау җиңел ул. Әмма син башка тарафтан күз ат! Европа илләрендә дә татарларны, монголларны варвар, пычрак башкисәрләр дип тасвирлау бар, бу да вакытындагы идеологиягә бәйле.

Русиядә генә түгел, хакимиятнең фәнгә тыкшынуы бар җирдә дә бар. Мин инде 9 ел АКШта эшләмим, әмма бу илнең ватандашы буларак анда ниләр булып ятканын күзәтәм. Мәсәлән, университетларга да дәүләт сәясәте үтеп керде түгелме? Фәләстиндәге Израиль геноцид оештырды, һәм минемчә, бу бер дә арттыру түгел, чын-чынлап геноцид акты башкарылды. Әмма кемдер бу турыда фикер әйтсә, аңа репрессив басым арта, эштән, укудан куылу очраклары күп. Фәләстинне яклау АКШ хакимиятенең сәясәтенә каршы килә.

Белешмә. 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды. Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде.

Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән илнең элекке саклану министры Йоав Галантны кулга алу карары чыгарган. Аларны Газзә Сызыгында кешелеккә каршы җинаятьләр һәм сугыш җинаятьләре кылуда гаеплиләр.

Шул ук вакытта Израил гамәлләре халыкара дәрәҗәдә геноцид дип танылмады.

Кешеләрнең төрле тарафлы булуы, фикер төрлелеге белән көчлебез. Әмма идеология, сәясәт фильтры бар. Тарих фәнеме, башкасымы — иреклек кирәк, сәясәт кысаларыннан азат булырга тиеш. Әмма без бер вакуумда яшәмибез, чынбарлыкны кабул итәбез. Идеология, сәясәт бар, алар фәнгә дә, кешеләрнең тормышына да тәэсир итә.

— Юлай әфәнде, 2023 елда Сезгә багышлап чыгарылган китапта галим Надир Дәүләтнең Икенче дөнья сугышында әсирлеккә төшкән милли азчылык, шул исәптән татар-башкортлар турында язган мәкаләсе бар. Бу — аның 2018 елда язылган мәкаләсе һәм соңгы язмаларының берсе. Моңа кадәр азмы-күпме иреклек булган вакытта да әсирлеккә төшү, каршы як тарафына күчү темасы авырлык белән өйрәнелде, хәзер инде бөтенләй Икенче дөнья сугышына кагылышлы фикерләр җиткерү, аны өйрәнү коточкыч чикләргә этеп кертелде. Сугыш темасына хакимият кушканча гына сөйләү ярый. Бу сугыш турында үзгә фикер әйтүчеләрне авызлыкладылар. Мәсәлән, сугышта СССР ягыннан үлемнәр күп булуы дөрес булмаган сугыш стратегиясе кулланылган дигән фикерләр әйтелсә, кеше төрмәгә утыртыла ала. Нәрсәдән курка Русия хакимияте?

— Мәрхүм Надир Дәүләтнең бу мәкаләсе кызык һәм мөһим. Анда Казанда университетта эшләүче 35 яшьлек галим Тәмербәк Дәүләтшинның истәлекләре телгә алына. Киң җәмәгатьчелек белмәсә дә, Казанның кайбер тарихчылары беләдер дип уйлыйм. Ул мемуарларында Сталинның милли азчылыкларга карата сәясәте барлыгын әйтә, татар интеллектуалларын юк итү өчен алар сугышка җибәрелде дип аңлата. Шул ук вакытта ул әсирлеккә төшүчеләргә карата наци Германиянең мөнәсәбәтен дә күрсәтә. Нацилар өчен татар-башкортлар азиатлар, пычрак варварлар буларак кабул ителә, ди.

Тәмербәк Дәүләтшин - тарихчы, юрист, җәмәгать эшлеклесе. Башкортстанда туган. Иркутскида һәм Казанда хокук белгеченә укыгач, Уфага икътисад галиме, җитди белгеч һәм идарәче булып киткән, 1937 елда берничә айга төрмәгә утыртылып, гәебе табылмагач акланган.

1942 нче елда Икенче Дөнья сугышы барышында әсирлеккә эләгә. Алман теле белүе ярдәмендә исән кала.

Германиядә "Идел-Урал" газетасын оештыру һәм чыгаруда катнаша. Шул ук вакытта татар-башкорт милли комитетын оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе була һәм Мүнһенда Германиядә СССРны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1983 елда Германиядә вафат була.

Мин вакытында галим Әхмәт Тимер белән дә, Тәмербәк абый белән дә танышкан идем. Күп вакыт узды инде. Ул истәлекләрен миңа да бирде, кызы Камилә аны алманчага тәрҗемә итеп, китап буларак бастырды. Дәүләтшин күп кампаларда булган, кайда нинди шартлар булганын үз күзе белән күргән. Урыс әсирләрнең татар-башкорт әсирләренә карата нәфрәт, чиркану белән карауларын да яза ул, бәдрәфкә ничек йөргәннәрен, бөтенесе бер чокыр кулланганнарын, чиратта интеккәннәрен, туберкулёз, тиф белән иза чиккәннәрен яза, кешеләр катып үлмәс өчен җирдә чокыр казып яшәгәннәрен, начар ризыктан авыруларын, эчләрен катуларын тасвирлап язган. Ул Сталин сәясәтен дә, наци дәүләтнең сәясәтен дә күрсәтә. Чынбарлык. Бу тарих өйрәнелергә тиешме? Тиеш. Тарихчылар эше ул, әмма Русия моңа әзер түгел. Объектив караш белән, төрле эзләнүләр башкарылуы, фәнни тикшеренүләр кирәк. Кайчан булачак бу? Күз алдыма да килми, мондыый хәл.

Мәсәлән, татарда Әхмәт Тимер бар, ди. Казакъларда — Мостафа Шокай шәхесе. Ул Көнчыгыш легионнарны оештырып йөрүчеләрнең берсе була. Сугышка кадәр үк Советлар хакимиятенә каршы хәрәкәттә була. Әмма Мостафа Шокай Казакъстанда милли каһарман дәрәҗәсендә йөри, аның турында кинофильм да төшерелде. Репрессия корбаны итеп күрсәтелә. Татарларның Гариф Солтан, Шәфи Алмасларга мөнәсәбәт нинди? Һаман да дошман.

— Ул вакытта Сталин милли азчылыкны сугышка сөрелгән дип әйтә Дәүләтшин, бүген дә бу сәясәт кабатланамы? Мәскәү башлаган Украинадагы сугышта милли азчылык халыклар күпләп һәлак була, Татарстан белән Башкортстанда гына Азатлык Радиосы ачыкланган сан да 12 мең кешедән артты. Әле бу журналистлар гына санап чыгарганнары. Мәсәлән, Дәүләтшин телгә алган, Икенче дөнья сугышында булган дискриминация моделе бүген кабатланамы?

— Милли интеллигенцияне махсус юк итү сәясәте булган, ди Дәүләтшин, хәзер бу эш махсус башкарыламы — өздереп әйтә алмыйм. Журналистлар алып барган хисапларга күз салсаң, чыннан да, Татарстан, Башкортстан, Тува, Бурятия, Саха, Дагыстаннан үлемнәр коточкыч күп. Миңнеханов белән Хәбиров (Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Рөстәм Миңнехано, Радий Хәбиров - ред.), Саха башлыклары ничек эш итә — әйтә алмыйм. Республикаларда кешеләр авыррак хәлдә яшиме — белмим, әмма Мәскәү белән Петербур халкына тимиләр, чөнки алар баш күтәрә ала, ә төбәкләрдә кешеләр нык каты басым астында яши, федераль үзәк алдында курку да, баш ию дә көчле.

— Русиядәге КПРФ фиркасе Никита Хрущёвның Сталин культын фаш итүен хата дип белдерде. Ничек уйлыйсыз, Русиядә десталинизация хәрәкәте көчәячәкме? Аның сәясәтен аклау ни өчен эшләнә?

— Коточкыч хәл дип кабул итәм мин бу хәрәкәтләрне. Хрущёв заманында нинди фаҗига аша узылганын үз күзләре белән күргән, үз башларыннан кичергәнгә күрә Сталин культын фаш итүгә килгәннәр. Хәзер исә канлы тарихны, бердән, өйрәнү юк, даими сөйләү юк, репрессияләр булмаган кебек кабул ителә. Русиядә аңа анык кына бәя дә бирелмәде, кешеләргә даими аңлатылмады бу канлы тарих. Мин моны куркыныч хәл дип табам. Һитлер, Сталин аркасында миллионлаган кешеләр кырылды. Бу ике бәндә аркасында кешелек дөньясы коточкыч фаҗига кичерде. Хәзер аларны аклау омтылышларын күрәбез. Бу куркыныч хәл.

— Сталинның сәясәте аркасында барысы да иза чиккән, татар белән башкорт арасында да Сталин корбаннары нык күп. Әмма бүген Башкортстанда, мисал өчен, Бүздәк районының Әмир авылында Сталинга хөрмәт йөзеннән һәйкәл куелды. Сталинга табыну нәрсәгә бәйле: бу коллыкмы, фаҗигале тарихны белмәүме?

— Мин коллык дияр идем. Колония хәлендә яшәүче кешеләрнең метрополия алдында баш июе бар, алар үзәк кебек булырга тели. Бусы бер. Икенчедән, мәгърифәт, белем, мәгълүмат алу мәсьәләсе. Башка мәгълүмат каналлары булмаганда кайдан хәбәр алсын кешеләр? Фикер төрлелеге юк икән, бер әйберне генә тукып торалар икән, нишләсен кеше? Аларга бит мәктәптә тарихта башкасы сөйлиләр. Асылда ниләр булып ятканын белемле кешеләр белә, әмма алар аз, сүз киң җәмәгатьчелек турында бара, алар хәбәрсез яши. Иске диктаторларны хуплау, аларга табыну бар шул, һәм бу, ни кызганыч, Русиягә генә хас түгел.

— Юлай әфәнде, бу өч елда тормышлар нык үзгәрде. Менә Сез вакытында Татарстанга күп йөрдегез, фәнни конференцияләрдә катнаша идегез. Республикада фикердәшләрегез, дусларыгыз да шактый иде. Татарстан галимнәре белән мөнәсәбәтләр сакландымы?

— Юк, кайберәүләре белән Казакъстандагы фәнни конференцияләрдә күрешергә насыйп булды, әмма моңа кадәр тыгыз аралашу тукталды. Чынлыкта мин үзем аралашудан тыелам, аларга авырлык китерергә куркам. Бик сирәк кенә кайберәүләр белән сәламләшәбез. Русиядә, бәлки, WhatsApp-ны куллану тыелыр. Ә мин Telegram-ны кулланмыйм, җыенмыйм да. Тәмам сәлам бирешүләр дә тукталачак. Еллар дәвамында дусларча аралашкан галимнәр белән араларның өзелүе кызганыч.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG