Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда туризм түрәләре Артур Иделбаев һәм Руслан Юнысов кулга алынды


Артур Иделбаевны тоткарлау күренеше
Артур Иделбаевны тоткарлау күренеше

Эшнең нечкәлекләре турында әйтелми. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар зур күләмдә дәүләт акчасын урлауда шикләнелә.

Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Руслан Юнысов һәм аның урынбасары Артур Иделбаев дәүләт акчасын урлауда шикләнелеп 22 сентябрьгә кадәр кулга алынды. Карарны Уфаның Совет районы мәхкәмәсе чыгарды, дип хәбәр итә РБК-Уфа. Эшнең нечкәлекләре турында әйтелми.

Артур Иделбаев, Руслан Юнысовның тоткарлануы турында кичә билгеле булды. Тоткарланучылар арасында "Проект офисы" исемендәге автоном оешма җитәкчесе Илнур Куватов та бар диелде.

НТВ телеканалы тоткарлау турында зур видео чыгарды. Урамнан тыныч кына барган Иделбаевны куәт оешмалары хезмәткәрләре юеш асфальтка егып сала, кулларын каерып богаулый.

Фатирында тентү вакытында, имеш, диварда эленеп торган бер фотоны да алганнар, анда 1997 елда Иделбаев Шамил Басаев белән тора. Азатлык Радиосы әлеге кадрларның нәкъ Иделбаев йортында төшерелгәнен исбатлый алмый. Видеодагы фатир бик гади генә күренә.

Роликта Иделбаевны "радикаль милләтче" дип атыйлар, "силовикларның" "сез канунсыз бандит оешмалары лидерлары белән танышмы?", "Сез Башкорт яшьләре берлеге оешмасының лидеры булдыгызмы?" дигән сорауларын күрсәттеләр. Иделбаев җавап бирми.

Тоткарланучылар өчәү булдиелсә дә, видеоматериалда сүз бары тик Артур Иделбаев турында гына бара.

Башкортстан медиасы язуынча, тоткарланучылар "Туризм һәм кунакчыллык" дәүләт проекты кысаларында туристлар өчен ял итү урыннары төзү максатыннан Русия бюджетыннан бүленгән 300 миллион сумны үзләштерүдә шикләнелә. Гомумән, әлеге дәүләт проект нигезендә Башкортстандагы сәүдәгә корылмаган оешмалар 1 миллиард сумнан артык федераль акчаны "үзләштергән".

Бу акчага республикада глемпинглар һәм туристлар өчен башка ял итү урыннары төзергә вәгъдә ителгән. Әмма хокук саклау оешмалары мәгълүматларына караганда, чыгымнар күпкә арттырылган.

Артур Иделбаев - башкорт яшьләре берлеге оештырып, аның белән җитәкчелек иткән, 2011 елда өч журналистны кыйнаганы өчен шартлы өч елга һәм шул ук елда канунсыз эшкуарлык белән шөгыльләнүе өчен штраф түләргә хөкем ителгән билгеле шәхес.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG